Мы в социальных сетях

Описание:


«Болгар» бию театры» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе

Учреждениенең төп эшчәнлеге булып мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эш башкару, хезмәт күрсәтү тора.

Алга куелган максатларга ирешү өчен учреждение түбәндәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыра:

1) хореографик, вокаль, музыкаль әсәрләр өстендә эшләү, концерт программалары, спектакльләр әзерләү;

2) концерт-гастроль эшчәнлеге;

3) массакүләм мәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү;

4) хореография, музыка, вокалга өйрәтү;

5) сәнгать фестивальләре, конкурслар, традицион халык һәм йола бәйрәмнәре оештыру һәм үткәрү.

Яр Чаллы шәһәрендә «Болгар» татар хореографик ансамбле халык депутатлары Шәһәр Советының 1990 елның 13 мартындагы 129 номерлы карары нигезендә оешты. «Болгар» бию ансамбленең исеме борынгы халык иҗатына мөрәҗәгать итүне аңлата. Бик борынгыдан килгән бию фольклорын табу, туплау эше авыр, әлбәттә. Ә менә борынгы легенда, әйтемнәр, халык риваятьләре, теге яки бу археологик мәгълүматларга таянып, азрак фантазия кушканда, ниндидер сәхнә әсәре тудырырга мөмкин. Борынгы киңлекләрдә, элекке заманнарда халкыбызның канында яшәгән рухны шул сәхнә әсәрләрендә биреп була.

Биредә озак еллар дәвамында бию сәнгатендә болгар юнәлеше буенча театрның баш балетмейстеры Юрий Смышляев эшли. «Воины Булгар», «Воительницы Булгар», «Серебряная ложка в облаках» биюләре, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасына иҗат ителгән «Вызов дождя» биюе – борынгы болгарлар тормышының хореографик рәвештәге гәүдәләнеше.

Театрның репертуар сәясәтен билгеләп, җитәкчелек төп акцентны Урта Идел буе халыклары биюләренә бирә. Афишада татар композицияләре белән беррәттән мари, рус, чуваш, удмурт, башкорт биюләрен дә күрергә мөмкин.

Татар этник төркемнәренең хореографик фольклорын үстерү кебек шушы зур һәм җаваплы хезмәт башкаруны хореограф Флюра Янышева үз өстенә алды.

Эш режимы: 9.00 -17.30 сәгатьләрдә.

«Болгар» бию театры: Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 31 йорт адресы буенча урнашкан «Энергетик» мәдәният сараенда эшли.

«Болгар» бию театры» ның рәсми сайты: http://teatrbulgary.ru

«Болгар» бию театры» социаль челтәрләрдә: 

Контакттагы төркеме: https://vk.com/teatr_tantsa_bulgary


Хезмәткәрләр:


Пятница, 30 сентября 2022, 14:54