Мы в социальных сетях

Описание:

«5 нче балалар музыка мәктәбе»  муниципаль автономияле  өстәмә белем бирү учреждениесе 

5 нче балалар музыка мәктәбе 1975 елда ачыла. Эшли башлаганнан бирле 40 ел эчендә мәктәп зур һәм абруйлы өстәмә белем бирү мәктәбенә әверелде. Анда бүгенге көндә 370 тән артык укучы бюджет һәм хуҗалык исәбендәге бүлекләрдә шөгыльләнә.

Мәктәптә балаларга сыйфатлы белем бирү, аларга иҗади үсү һәм һөнәри яктан үз урыннарын табу өчен барлык шартлар тудырылган. Бу эш мәктәп эшчәнлегенең бөтен якларын да үз эченә ала һәм тотрыклы уңай нәтиҗәләрен бирә. Әлеге мәктәпне инде 1300 дән артык укучы тәмамлап чыккан, шуның 200 дән артыгы үзләренең укуларын Татарстан, Россия, якын һәм ерак чит илләрнең урта махсус һәм югары уку йортларында дәвам иттергән.

Соңгы елларда мәктәп берничә җитди Бөтенроссия, республика һәм шәһәр конкурсларында җиңүче булды. Мәсәлән, 5 нче мәктәп «Балаларга өстәмә белем бирүче иң яхшы мәктәп - 2015» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы музыка мәктәбе» номинациясе буенча лауреат; «Мәгарифтә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр» дип аталган I Бөтенроссия фәнни-методик конференциясе (Санкт-Петербург) кысаларында «Веб-лидер-2015» белем бирү процессына мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кертү буенча иң яхшы эш оештыруга федераль конкурс җиңүчесе; 2014, 2015 елларда «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен» номинациясе буенча республика этабы лауреаты; 2014 елда «Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү системасының үсеш перспективалары» дип исемләнгән Бөтенроссия конференциясе (Санкт-Петербург) кысаларында «Балаларга өстәмә белем бирүче иң яхшы учреждение» Бөтенроссия конкурсы лауреаты; 2014 елда хезмәтне саклау буенча муниципаль конкурс җиңүчесе; 2013 елда «Киләчәк мәктәбе: Россиядә хәзерге заман мәктәбе проблемалары һәм үсеш перспективалары» дигән Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» Бөтенроссия конкурсы лауреатларыннан берсе; күп тапкырлар мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика һәм шәһәр конкурслары җиңүчесе булды.

·  Бүлекләре:

·  фортепиано классы буенча

·  кыллы-смычоклы уен кораллары классы буенча

·  халык-клавишалы уен кораллары классы буенча

·  кыллы уен кораллары классы буенча

·  тынлы уен кораллары классы буенча

·  хорда җырлау һәм вокал классы буенча

·  теоретик дисциплиналар

Адресы: 423819, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Төзүчеләр бульвары, 9 йорт

Телефоннары:+7(855)-239-59-76;+7(855)-239-59-77;+7(855)-239-59-75

E-Mail:muzshkola5@yandex.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына карый

Кыскартылган исеме: «5 нче балалар музыка мәктәбе» МАӨББУ

Җитәкчесе: 

Учреждениегә нигез салынган: 1975

Рәсми сайты: edu.tatar.run_chelny/org5867



Хезмәткәрләр:


Четверг, 29 сентября 2022, 16:55